Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның №281 Указы нигезендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Славутский Мактау Ордены белән бүләкләнде. Театр җитәкчесе сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен билгеләп үтелгән.
Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә, "Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе"нең Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты-вокалисты (солисты) Резеда Локман кызы Галимовага Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.