В.Аксенов исемендәге скверда балалар бәйрәме була

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне 10.00 сәгатьтә “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе “Шәһәр белем бирү учреждениясе” белән берлектә, Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап  бәйрәм чарасы үткәрә. “Мир” кинотеатрында инклюзив балалар киностудияләре укучыларының видеоэшләре конкурсы була, Сергей Киатровның “Стрела наследия” мультфильмы күрсәтеләчәк.

Конкурс программасында инвалидлык турында “Бертигез мөмкинлекләр”,  ишарәле “Әйдә, дуслашыйк!” һәм башка мультфильмнар бар.

В.Аксенов исемендәге скверда тамашачыларга аниматорлар, фокусник, җырчылар һәм биючеләр катнашында концерт, мастер-класслар һәм балалар өчен конкурслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International