Татарстан Мәдәният министрлыгы кино проектларын гамәлгә кую өчен субсидияләр алачак коммерцияле булмаган оешмаларны сайлау нәтиҗәләрен игълан итте

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан  Мәдәният министрлыгы кино проектларын гамәлгә  куйганда тотылган чыгымнарны каплар өчен  Татарстан бюджетыннан субсидияләр алучы коммерцияле булмаган оешмаларны  билгели.

Җиңүчеләр итеп сайланучылар: /file/File/Победители(1).docx

Субсидия алучыларга Татарстан Мәдәният Министрлыгы белән килешүләр төзергә кирәк.

Татарстан  Мәдәният министрлыгы кино проектларын гамәлгә  куйганда тотылган чыгымнарны каплар өчен  субсидияләр алучы коммерцияле булмаган оешмалардан кабат заявкалар   кабул итүе турында игълан итә. Министрлар Кабинетының “ТАССР оешуының 100-еллыгына әзерлек  һәм бәйрәм итүнең чаралар планын раслау турындагы” 28.12.2016 № 1020  карарын, “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасын раслау турындагы” 16.10.2013
№ 764 карарын  гамәлгә кую максатыннан 2018 елда кинематография өлкәсендә ике тема субсидияләнәчәк:

Гражданнарның хокукый белемен  формалаштыруга юнәлгән фильм - 400,0 мең сум

ХХ гасырның 20-30 елларындагы  Татарстан республикасы тарихында  булган вакыйгаларны сүрәтләгән фильм - 5 878, 7 мең сум.

Субсидияләр түбәндәге  таләпләргә җавап бирә торган оешмаларга бирелә:

оешма - Татарстан территориясендә билгеләнгән тәртип буенча теркәлгән юридик зат булырга тиеш;

оешманың, субсидия алу турындагы килешү имзаланачак айдан алдарак килгән айның беренче көненә: салым, җыемнар, иминият кертемнәре, пенияләр, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлары, Татарстан бюджетына вакытында кайтарылмаган субсидияләре, бюджет инвестицияләре булмаска тиеш;

оешма үзгәртеп кору, юкка чыгу, банкротлык процессында булмасын;

әгәр Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан салымнарның ташламалы режимына караган һәм (яки) финанс операцияләрен башкарганда  мәгълүмат  бирүе мәҗбүри булмаган дәүләт яки территория исемлегенә кертелгән чит ил юридик заты өлешенә устав капиталының 50 проценттан артыгы туры килмәсә;

оешма кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә кую өчен Татарстан бюджетыннан норматив хокукый актлар нигезендә акчалар алмаса.

Субсидияләр алу өчен заявкалар кабул итү 10 көн дәвам итә: 4-13 июнь.

Документларны кабул итү белән Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы шөгыльләнә. Адресы: 420015,  Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 4нче кат,  425-426 нче кабинетлар.

Эш көннәрендә  09.00-12.00  һәм  13.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Субсидия алу өчен коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Мәдәният министры исеменә хат һәм түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:

авторы күрсәтелгән сценарий;

авторы күрсәтелгән кыскача синопсис;

кыскача режиссер экспликациясе;

иҗади төркем исемлеге;

режиссер, сценарий авторлары һәм продюсер фильмографиясе;

календарь-куелыш планы;

проектны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнар;

финанслау чыганаклары;

проектны башкару өчен матди-техник һәм кадрлар ресурслары турында мәгълүмат;

 проект стратегиясе;

юридик зат булып дәүләт теркәлүе турында таныклык копиясе;

салым органында хисапка басу турында таныклык копиясе;

юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан күчерелмә;

учредитель документлары, аларга үзгәрешләр керткән барлык документларның копиясе;

субсидия күчерелергә тиешле счет турындагы мәгълүмат;

коммерцияле булмаган оешманың барлык таләпләргә  туры килүе турындагы  белешмә, ул оешма җитәкчесе тарафыннан имзаланган булырга тиеш.

Элемтә өчен: Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы мөдире Гыйльметдинова Лия Равилевна, (843) 264 74 14, Liya.Gilmutdinova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International