277нче сезонны ябар алдыннан, В.И.Качалов исемендәге Казан рус зур драма театры артистлары «Европа-Азия» маршруты буенча гастрольләргә юл ала.
Ике атна ярымнан труппа Германиягә, Ганновер шәһәренә бара. 19 һәм 20 июнь көннәрендә биредә ул «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектаклен күрсәтәчәк. Бомарше комедиясе буенча куелган Александр Славутский спектакле Санкт-Петербург, Мәскәү, Самарада булып узган фестивальләрдә тамашачы мәхәббәтен казанган иде инде, менә хәзер башкалабыз артистлары аны Европа сәхнәсендә күрсәтәчәк.
Германиягә гастрольләр Качалов труппасының Ганновер театры белән хезмәттәшлегендә чираттагы этап була, чит ил артистлары Казанга 2019 елда киләчәк.
Ә июль башында, Татарстан республикасы һәм Кытай арасындагы мәдәни багъланышларны үстерү кысаларында, Качалов исемендәге театр Пекинда узачак Халыкара театр фестиваленә чакырулы. 6, 7, 8 июльдә ул биредә Александр Пушкин әсәре буенча куелган “Пиковая дама” театраль фантазиясен тәкъдим итәчәк.