Ел саен үткәрелә торган чара быел 20нче тапкыр уздырыла. Фестиваль – музейлар өчен тәҗрибә алмашу, үз мөмкинлекләреңне башкаларга күрсәтү мәйданы булып тора.
Фестивальнең учредителе һәм оештыручысы - Россия Мәдәният министрлыгы, “РОСИЗО” Дәүләт музей-күргәзмә үзәге, төбәк-партнерлары: Мәскәү өлкәсе һәм Красноярск крае; партнерлар: Россия музейлар берлеге һәм В. Потанин исемендәге Хәйрия фонды.
«Интермузей» - музей хезмәткәрләренең дөньяда бердәнбер халыкара һөнәри фестивале. Быелгы чарада Россиянең 400 һәм чит илдән 39 музей һәм оешма катнаша. Алар арасында Татарстанның алдынгы музейлары да бар. Шул рәвешле, Татарстанның Милли музее берничә проект тәкъдим итә: «Татарстан – уртак йортыбыз» проекты, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музееның яңартылган экспозициясе каталогы һ.б.
Фестиваль темасы — «Музейлар һәм җәмгыять», ул катнашучы музейлар экспозицияләрендә, күпсанлы эшлекле һәм мәдәни чаралар программасында урын алган.
Фестивальнең 12 мәйданчыгында барлыгы 250 чара узачак. Гадәттәгечә, форум программасында мәдәни өлешкә зур игътибар бирелгән.