1 июньдә дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне 10.00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры рус халык ярминкәсе форматында күңелле бәйрәм оештыра.
Театр кунакларына кызыклы чара әзерләгән: остаханәләр һәм халык уеннары. Бәйрәм «Молодильные яблочки» хәйрия спектакле белән дәвам итәчәк, ул театр сәхнәсендә 11.00 сәгатьтә башлана.
Элемтә өчен: Маркетинг бүлеге җитәкчесе Алёна Вегера +7-960-084-17-12, tuz-piar@mail.ru.