Илдар Зариповның сәнгать галереясендә «Вглядываясь в мир» исеме астында күргәзмә ачыла

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

1 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Илдар Зариповның сәнгать галереясендә балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән  «Вглядываясь в мир»  Республикакүләм  конкурсы эшләреннән торган күргәзмә эшли башлый. Аны ачу тантанасында конкурс лауреатларын бүләкләү чарасы һәм Казан шәһәренең музыка мәктәпләрендә укучылар  концерты үткәрелә.

Республика конкурсында 400дән артык  бала катнашкан.

Эшләр Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында сайлап алынган. Аларның иң яхшыларын күргәзмәгә куйганнар. Ел саен үткәрелә торган конкурсның максаты -  сәләтле укучыларны  ачыклау, рәсем сәнгатенә булган кызыксынуны үстерү.

Эшләр  сәнгать законнары һәм кагыйдәләрен  үтәү, техника куллана белү, башкару  осталыгы буенча бәяләнгән.

Катнашучылар географиясе бөтен республиканы колачлаган: Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга,  Лениногорск, Чистай, Баулы, Мамадыш, Арча, Болгар, Нурлат, Лаеш, Питрәч һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International