Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның халык артисты, пианист Рэм Урасинның концертлар циклын дәвам итә.
Бу концерт сезонында тамашачылар Ференц Лист һәм Роберт Шуман тормышы һәм иҗаты белән танышты инде. Өченче программа 31 май көнне Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында була, аның герое -романтизм чорының тагын бер күренекле вәкиле, композитор Фридерик Шопен.
«Бөек романтиклар” – романтизм чорында иҗат иткән бөек композиторлар әсәрләреннән төзелгән монография программалар циклы. Концертларда, фортепиано башкаруыннан тыш, төрле документлар, көндәлекләр, хатлар, замандашлары истәлекләренә нигезләнгән текстлар да укыла. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риорита Рубцова язган текстларны тамашачыга Алексей Барабанов укып ирештерәчәк.