4 - 11 июнь көннәрендә Краснодар краеның Новороссийск шәһәрендә XVI Россиянең кече театрлары фестивале узачак. Аңа Краснодар крае, Свердовск, Тамбов, Калиниград, Омск, Саратов, Самара, Иванов, Ленинград өлкәләреннән, Татарстан һәм Удмуртия Республикаларыннан 16 театр төркеме киләчәк. Быелгы фестивальнең жюри әгъзалары Россиянең халык артисты Игорь Скляр рәислегендә бәя бирәчәк.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры 9 июнь көнне Хөсәен Җәвид пьессасы буенча куелган “Иблис” спектаклен тәкъдим итәчәк.