Казан “Кино елъязмасы: балалар” Бөтенроссия балалар конкурсына нәтиҗәләр ясау буенча телекүпердә катнаша

2018 елның 29 мае, сишәмбе

30 май 13.00 сәгатьтә “Кино елъязмасы: балалар” Бөтенроссия балалар конкурсының жюри әгъзалары йомгаклау утырышын үткәрә. Трансляция Россия дәүләт балалар китапханәсе залыннан алып барылачак. Конкурска җибәрелгән проектларның 9ы - Татарстан киномәктәпләрендә укучыларныкы.

“Губерния” социаль-мәдәни программалар Фонды Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Россия дәүләт балалар китапханәсе, Россия кинематографистлар Берлеге белән берлектә, Президент грантлары Фонды ярдәме белән “КиноДетство.рф Платформа разных возможностей” проектын гамәлгә куялар. Бу – Россиянең кече шәһәрләрендә балалар киномәктәпләре челтәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән коммерцияле булмаган социаль проект. Анда 3 юнәлеш бар: кино күрсәтү һәм төбәк кинотеатрларда иҗади остаханәләр оештыру; китапхаләрдә телекүперләр үткәрү; “Кино елъязмасы: балалар” конкурсы. Чара 2017 елдан алып гамәлгә куела.

Кинотеатрларда һәм китапханәләрдә фильмнар күрсәтү җәйге каникул чорында, 1-31 июль көннәрендә, узачак.

“Балаларга балалар киносын кайтарабыз” кинопрограммасы бушлай тәкъдим ителә. Бүгенге көндә балалар киноклублары Россиянең 20 төбәгендә оештырылган. Татарстан Республикасында 8 муниципаль кино учреждениясе базасында 16 киноклуб эшләп килә, шулай ук 16 шәхси балалар киномәктәбе һәм киностудиясе бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International