6 июнь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында СССРның халык артисты Василий Лановойның иҗат кичәсе үткәрелә. Чара “Тугърылык өчен рәхмәт, варисларым!” исемле иҗтимагый-патриотик акция кысаларында үткәрелә. Кичә 15.00 сәгатьтә башлана.
Василий Лановой чыгышы сугыш истәлекләре, хәрби шигырьләр уку һәм җырлар башкару, “Үлемсез полк. Россия” иҗтимагый-патриотик хәрәкәте турында сөйләү, экран өчен әзерләнгән махсус видео белән үрелеп барачак. Концертта солист-вокалистлар катнаша.
Р. Рождественский шигырендәге юллар белән аталган “Тугърылык өчен рәхмәт, варисларым!” исемле иҗтимагый-патриотик акция 2014 елда барлыкка килгән. Аның төп максаты – халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турындагы хәтерне саклау, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Программа нигезендә Василий Семенович Лановойның сугыш темасына багышланган моноспектакле ята.
Совет киносы легендасы үз ролендә батырлык, тугърылык, намус кебек сыйфатларны туплаган, котычкыч сугышны җиңеп чыга алган кешеләр буынын чагылдырган чын рус офицеры образын тудырган. Ватанны саклаучыларның берничә буыны аның кино геройлары үрнәгендә тәрбияләнгән, нәкъ менә алар – Туган җирне, халкыңны ярату һәм аңа хезмәт итү үрнәге.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне чарада катнашырга чакырабыз. Аккредитация 89872358855 (Ирина Егоренко) телефоны аша үткәрелә. Заявканы 5 июнь 13.00 сәгатькә кадәр бирергә кирәк.