Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе - Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр рәтендә

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе «Беречь природы дар бесценный» исемле Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре арасына кергән. Китапханәнең “Минем йортым Россия. Сукырлар өчен китап-навигатор” һәм “Бармак очларында Татарстан. Күрмәүчеләр өчен тыюлыклар һәм парклар” проектлары “Тирә-якны саклау буенча иң яхшы проект” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. Юбилей 10нчы Бөтенроссия конкурсы сак астында булган табигый территорияләр һәм Россиядәге Экология  елына  багышланган иде.

Конкурсны оештыручылар: Россия Мәдәният министрылыгы, Россия дәүләт сукырлар өчен китапханәсе, Россия китапханәләр ассоциациясе, “Логосвос” тифломәгълүмати комплекс, «Репро» Мәскәү нәшрият-полиграфия берләшмәсе, Төбәкара китапханәләр хезмәттәшлеге үзәге, ЮНЕСКО программасының Россия комитеты.

Конкурс начар күрүчеләр һәм сукырларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр, шулай ук күрү буенча инвалидларны укырга җәлеп итүгә юнәлдерелгән  эшчәнлек белән шөгыльләнүче учрежденияләр  арасында үткәрелгән.  Оештыручылар мәгълүматына караганда, конкурста 83 проект белән 41 катнашучы теркәлгән.  Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 12-18 май көнне  быелга Россиянең китапханә башкаласы булган Владимирда, Бөтенроссия китапханә конгрессы кысаларында, үткәрелде.

Элемтә өчен мәгълүмат: Гөлүсә Закирова 89033438746.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International