“Кырым Республикасы язучылар Берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы “Дөнья язучылары һәм җәмәгатьчелеге Кырым турында” исемле халыкара әдәби-иҗтимагый проект башлануы турында хәбәр итә. Проект Кырым турында дөньякүләм мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан әйтелгән фикерләрне, әдәби һәм публицистик әсәрләрне күпсерияле китап итеп бастырып чыгаруны күздә тота.
Хәзерге вакытта Кырымда әдәби киңлекләрнең киңәюе күзәтелә, төрле халыкара әдәби фестивальләр, конференцияләр үткәрелә, чараларга күбрәк кеше җәлеп ителә, аларда катнашу, борынгы Тавриданың истәлекле урыннарын күрү, аның тарихы һәм мәдәниятен белү өчен ярымутрауга чит илләрдән күпләп кунаклар килә.
Проект төп өч максатны күздә тота: әдәби – Кырымны Россиянең әдәби һәм мәдәни үзәк буларак популярлаштыру, тарихи – Кырымны тарихи һәйкәл буларак таныту, социаль-сәяси – Кырымның Россия һәм чит илләрдәге уңай позициясен ныгыту.
“Дөнья язучылары һәм җәмәгатьчелеге Кырым турында” басмасында бөтен дөнья авторлары иҗат иткән әсәрләрдән өзекләр урын алачак. Укучылар күренекле шәхесләрнең Кырымга кайчан килүләре, нинди истәлекле урыннарга барулары, биредән нинди фикерләр белән китүләре турында белә алачак. Проект аша Кырым белән Россиянең тарихи яктан мөнәсәбәтләренең ничек үсүен күзәтергә була.
Кырым турында материалларны “Кырым Республикасы язучылар Берлеге” адресына юлларга мөмкин: pisatel@brega-crimea.ru.
Элемтә өчен: web: http://brega-crimea.ru; +7-915-826-05-47; +7-978-869-78-29; Смирнов (Шумилов) Валерий Альбертович; ФитПоут9З@yandex.ru;
Проект координаторы - Чернов Андрей Витальевич; pisatel@brega-crimea.ru.