26-28 октябрьдә Кырымда «Чехов көзе - 2018» IX Халыкара әдәби фестивале узачак. Төп чаралар Ялтаның мәдәният үзәгендә, Ялтаның А.П.Чехов исемендәге театрында, А.П.Чехов исемендәге музей-йортында үткәрелә.
Иҗади форумның бурычлары: Россия, Украина, Белоруссия, рус телле язучылар яшәгән башка якын һәм ерак чит илләр арасында иҗади һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, А.П. Чехов иҗатын пропагандалау, сәләтле яшь авторларга ярдәм итү, аларга танылган сүз осталары белән аралашу өчен мөмкинлек тудыру, иҗади оешмалар һәм аерым авторлар арасында элемтә урнаштыру.
Фестивальгә чакырылган дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов та бар. Ул узган елда да әдәби форумда жюри әгъзасы буларак катнашкан иде.
Быелгы фестиваль программасына түбәндәге номинацияләр кергән: «Кырым мотивлары» пейзаж лирикасы»; «Мәхәббәт лирикасы»; «Балалар шигырьләре»; «Сугыш турындагы авторлык җырлар»; «Ирекле авторлык җырлар»; «Гражданлык һәм рухи-фәлсәфи лирика» һәм башкалар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә әсәрләре http://brega-crimea.ru сайтында һәм «Чехов көзе-2018» җыентыгында, Кырым Республикасының Язучылар Берлегенең «Брега Тавриды» альманахында, федераль һәм төбәк матбугат чараларында урын алачак.
Элемтә өчен: web: http://brega-crimea.ru; shumilov93@yandex.ru,
телефон : +7-915-826-05-47, +7-978-869-78-29, Смирнов (Шумилов) Валерий Альбертович