Казанда «Иң яхшы мәдәни көндәлек» һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүләкләү тантанасы “Әкият” татар дәүләт курчак театрында үткәрелде. Чарага  бөтен республикадан 212 бала һәм  аларның 53 ата-анасы чакырылган иде. Уку елы дәвамында алар мәдәният учрежденияләренә йөргән һәм мәдәни көндәлекләрен тиешенчә тутырып барган. Иң үрнәк көндәлекләр театр фойесында  оештырылган күргәзмәгә куелды.

Иң мәдәниятле укучы һәм аларның ата-аналарына китаплар һәм республиканың мәдәният учрежденияләренә билетлар тапшырылды.

Җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Министр хәбәр иткәнчә, бүген иртән ул  Республиканың мәдәни-белем бирү порталы активистлары белән очрашкан һәм алар белән проектның киләчәге турында фикер алышкан. Ирада  Әюпова укучыларның мәдәни учрежденияләргә көндәлекне тутыру өчен генә түгел, театр, музей һәм китапханәләргә килү теләге зур булган өчен йөриләр, дигән ышанычын белдерде.

“Каникуллар сезгә күп ачышлар һәм могҗазалар алып килсен”, - диде Мәдәният министры.

Исегезгә  төшереп үтик, “Укучының мәдәни көндәлеге” – республиканың әһәмиятле  мәдәни-белем бирү проекты. Ул  Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы белән 2014 елдан бирле уздырыла. Агымдагы уку елында  анда 1-4 сыйныфларның 179 000 укучысы һәм аларның ата-аналары катнашкан.

Әлеге проектның нәтиҗәлелек принцибы, мәктәп укучыларына бирелгән төсле мәдәни көндәлекләрдә мәдәни-тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр турында мәгълүмат урнаштырылуы, төрле чаралардан билетларны  ябыштыру мөмкинлеге , тәэсирләрне язарга урын булуына нигезләнгән. Шул рәвешле, балалар һәм аларның ата-аналары республикабызның музей, театрлар, концертларга йөрү буенча ярыша башлый, өлкәннәргә үсеп килүче буынның рухи яктан үсешенә күбрәк игътибар итәргә этәргеч бирә.

Бәйрәм  “Хаврошечка” спектаклен  күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International