Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар Агентлыгының генераль директоры Светлана Чупшева рәсми i.tatarstan2030.ru сайтына старт бирде. Яңа проект Петербургта узган Халыкара икътисадый форумда тәкъдир ителде.
Хәзер һәр татарстанлы Республика үсешенең 2030 елга кадәр билгеләнгән стратегиясенә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәре белән үз инициативасын кертә ала.
Шул ук вакытта һәрбер инициативаны бәяләү мөмкинлеге дә бар. Иң яхшылары Стратегия 2030да урын алачак.
Инициативалардан тыш, сайтта Стратегиянең агымдагы редакциясе, флагман проектлары белән дә танышып була, шулай ук республиканың стратегик планлаштыру өлкәсендә башкарылган чаралар турында белешергә мөмкин.
Татарстан 2030 – көндәшлеккә сәләтле тотрыклы төбәк, “Идел-Кама” үсеш драйверы, кешелек капиталын, институтлар, инфраструктуралар, икътисад, тышкы интеграция һәм эчке киңлекләрне үстерү сыйфаты буенча лидер, халыкара хезмәт бүленешенә кушылган югары тизлекле үсеш төбәге.
Стратегия барлык министрлык, ведомстволар, эре предприятиеләр, оешмалар,ассоциацияләр, муниципалитетлар, кызыксынулары булган республика халкы катнашында эшләнде.