28 майда татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда 1918-1920 елларда ТАССР оешуга багышланган күргәзмә эшли башлый.
Күргәзмә Татарстан Совет социалистик республикасының ХХ гасыр башында илебездә барган күпсанлы тарихи вакыйгалар фонында аякка басу процессын күзалларга мөмкинлек бирә.
Экспозициядә 1918-1920 еллардагы татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрнең үсеш этапларын, ТАССРны төзү вакытын сүрәтләгән архив документлары, плакатлар һәм газетлар, брошюралар һәм китаплар тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне оештыруда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан дәүләт архивы, Россия дәүләт архивы, Россиянең дәүләт социаль-сәяси тарих архивы, Казан Федераль (Идел буе) Университетының Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсе катнашкан.
Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-85.