Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы ачылды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли башлады. Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде: 

"Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар!

Сезне V юбилей «Нәүрүз» театраль-белем бирү фестиваль-форумы башлану белән тәбрик итәм! Фестиваль ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән дусларын һәм кунакларын җыя. Казанга килеп "Нәүрүз" театраль белем бирү хәрәкәтенә кушылуыгыз, театр сәнгате аша халыклар дуслыгын ныгытуга бәяләп бетергесез зур өлеш керткәнегез өчен аерым рәхмәтемне җиткерәм. 

Әлеге уникаль проектны оештыручыларга да зур ихтирамымны белдерәм. Сез Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең театр дөньясын рухи күтәренкелек белән илһамландырдыгыз, «Нәүрүз»не тулы канлы белем бирү проектына әверелдердегез. Форумга уңышлы эш, катнашучыларга - яңа идеялар һәм ачышлар телим!", - диде министр.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның хэдлайнеры -  Ф.М.Достоевский әсәре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче тарафыннан куелган "Чернобыльский идиот" спектакле.

“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц театр лабораториясен үткәрәчәк. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль темалары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар оештырачак. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International