Татарстан Милли музеенда Балаларны яклау көненә багышланган “Учларда - кояш” исемле бәйрәм үткәреләчәк

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

1 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Милли музейда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм уздырылачак. Бу көнне балалар өчен музейга керү бушлай.

Программада:

- «Сабантуй» халык бәйрәме.  Балалар кызыклы уеннар һәм ярышларда катнашачак;

- музей дәресе: балалар музей персонажы Диез белән борынгы уен кораллары, тавыш үзенчәлекләрен өйрәнәчәк, үзләре дә музыка коралы эшләп карый алачак;

- балалар өчен төрле чорлардагы йортлар төзү турында  дәрес оештырыла, алар үзләре дә кәгазьдән өй ясап карый ала;

- “Безнең шәһәр тарихы” исемле мастер-класста авторлык открыткалары ясау мөмкинлеге булачак.

Татарстан Милли музее кечкенә дусларына һәрвакыт шат һәм алар өчен ел саен шундый кызыклы һәм файдалы программа әзерли.

Элемтә өчен: +7 (843)292-89-84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International