Алексей Песошин Никольское авылында “Каравон” фольклор бәйрәмендә булды

2018 елның 26 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Каравон” бөтенроссия рус фольклоры бәйрәмендә булды.

“Каравон” гадәттәгечә Татарстанның Лаеш районында (Никольское авылы) уза.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатуында Алексей Песошин “Каравон”ның фольклор һәм күңел ачу мәйданчыклары белән танышты, бәйрәмдә катнашучылар белән аралашты.

ТР Премьер-министры шулай ук бәйрәмнең тарихы һәм аның үсеше турында сөйләде. Ул “Каравон” музееның кунаклар китабында язма калдырды. “Искиткеч бәйрәм!”, - дип язды ул. – Уңышлар, энергия, теләкләрнең тормышка ашуы!”.

Алга таба тантаналы театрлаштырылган “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивале ачылышы узды.

“Каравон” - күпгасырлык тарихы булган рус халкының яраткан бәйрәме. Ул безнең күпмилләтле республикада татар, мари, чуваш һәм башка милләтләрнең фольклор бәйрәмнәре янәшәсендә аерым урын били”, - диде Алексей Песошин.

Фестиваль Татарстан белән Лаеш районының танылган мәдәни брендына әверелде, дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.

“30 ел дәвамында Никольское авылы - дусларның, иҗади тарафдарларның очрашу урыны. Яшьләрне ата-бабаларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, төрле милләт һәм дин кешеләрен күпгасырлык традицияләр нигезендә якынайту бик мөһим. Без данлы “Каравон” гаиләсенең ел саен тулылануын күрәбез”, - дип билгеләде Алексей Песошин.

“Быел “Каравон” фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә коллективта берничә буын алмашынды, алар ансамбльнең өлкән буыннары белән берлектә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау эшен дәвам иттерәләр”, - диде ул.

Алексей Песошин Татарстан Президентының фестивальдә катнашучыларны сәламләвен укыды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "Каравон" киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, мәдәниятара багланышларны ныгытуга, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч бирер дигән ышаныч  белдергән.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International