Минск шәһәрендә (Беларуссия) VII Халыкара ишарәле җырлар фестивале булып узды.
Иҗади ярышка дөньяның 7 иленнән ишетү мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар килгән: Италия, Молдова, Казахстан, Украина, Белоруссия һәм Россиядән. Безнең илне бердәнбер төркем тәкъдим итте - «Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге. Конкурска бару Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы ярдәмендә оештырылды.
Конкурсантларны берничә номинациядә бәяләделәр: «Соло», «Дуэт», «Трио» һәм «Ансамбль». Татарстанлылар «Соло» номинациясендә билгеләп үтелде. Дипломнарга «Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте»нең яшьләр оешмасы вәкиле Елена Латыпова, Казанның саңгырау һәм начар ишетүче балалар Мәктәп-интернатын тәмамлаган Альберт Паулов лаек булган.
«Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге исеменнән «Сузорье-2018» Халыкара ишарәле җырлар фестиваленә баруны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсе килә. Әлеге фестиваль халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, төрле илләрнең иҗади төркемнәре арасында тәҗрибә алмашуга этәргеч бирә”, - дип сөйләде «Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге рәисе Венера Матяш.