2018 елның 8 июнендә Саратов шәһәрендә «Inclusive Dance Volga» VI Халыкара хәйрия бию фестиваленең төбәкара этабы узачак.
Фестиваль инклюзив бию — инвалид һәм сәламәт кешеләрнең уртак иҗатын күрсәтүгә нигезләнгән. «Inclusive Dance» үзенә Россия һәм чит илләрдән инклюзив төркемнәр һәм парларны туплый. Анда терәк-хәрәкәт аппараты, күрү, ишетү, менталь тайпылышлары булганнар белән сәламәт 3 яшьтән 18 яшькәчә балалар һәм 19 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша.
7 июнь көнне “Россия” Мәдәният сараеның концерт залында парлар һәм төркемнәр инклюзив бию буенча үзара көч сынашачак.
Фестивальнең оештыру комитеты составында инвалид һәм инвалид булмаган бию төркемнәрен инклюзив бию буенча ярышларда катнашырга чакыра.
Командалар арасында көч сынашуда бер төркемнән берничә, ләкин 2 дән дә артык түгел, заявка кабул ителә. Парлар арасындагы ярышларда катнашу өчен заявкалар сан ягыннан чикләнми. Һәр команда һәм парлы биюгә аерым заявка тутырыла. Заявка формасын фестивальнең сайтында тутырырга мөмкин http://inclusive-dance.ru.
Заявкалар 31 майга кадәр кабул ителә. Барлык сораулар буенча фестивальнең оештыру комитетына 8 499 755 61 43, 8 926 447 82 92 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә, info@inclusive-dance.ru почтасына язарга кирәк.