Казанда Сергей Рахманинов исемендәге VIII Халыкара “Ак сирень” фестивале ачыла

2018 елның 1 июне, җомга

2-7 июнь көннәрендә Казанда, ФИФА - 2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионаты кысаларында,  Сергей Рахманинов исемендәге  “Ак сирень” Халыкара фестивале узачак. Билгеле булганча, аңа Россиянең халык артисты, Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры  Александр Сладковский нигез салган.

“Ак сирень” фестивале үзеннән соң зур мәдәни мирас калдырган бөек рус композиторы, искиткеч пианист һәм дирижер Сергей Рахманинов истәлегенә багышланган.  

Быел фортепиано музыкасы фестивалендә күренекле композиторлар – Рахманинов, Гершвин, Лютославский, Шостакович, Мендельсон, Римский-Корсаков, Прокофьев, Щедрин һәм Стравинский әсәрләре яңгыраячак. Алар фестивальның даими кунагы, пианист-виртуозы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты Денис Мацуев, фин пианисты Олли Мустонен, пианист Полина Осетинская, Чайковский исемендәге XV конкурсның   I премия иясе  Дмитрий  Маслеев,  халыкара конкурслар лауреатлары Филипп Копачевский и Екатерина Мечетина интерпретациясендә тәкъдим ителә.  Фестивальдә яшь пианистлар да чыгыш ясый. Алар - күпсанлы халыкара конкурсларда   лауреат булган Варвара Кутузова, Джордж Харлионо һәм  Илья Папоян. Сладковский чакыруы буенча фестивальдә Юрий Башмет, Сесар Альварес, Тимур Зангиев кебек күренекле дирижерлар да чыгыш ясый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International