28 май 18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында La Primavera Камера оркестры XXIX сезонының йомгаклау концертын уздыра. “60 – саннар гына түгел” дип аталган концертның махсус кунагы - Илья Гофман (альт, Россия), дирижер - Рөстәм Абязов.
Юбилей алды сезонын Казан Камера оркестры Татарстанның халык артисты Николай Лаптевның бенефис концерты белән төгәлли.
Концертның махсус кунагы - Россия альтисты Илья Гофман, башкалабыз тамашачысына Халыкара L’arte del arco фестивале аша таныш. Николай Лаптев – альт оркестр төркеменең концертмейстеры. Ул, La Primavera оркестрына нигез салынган көннән алып, биредә эшли. Казан консерваториясендә укыта, мастер-класслар уздыра, музыкаль конкурсларда жюри әгъзасы булып актив катнашып килә.
«Аны яхшы беләләр һәм яраталар”, - дип аңлатты солист рәвешендә нәкъ менә аны сайлап алуларын Камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация 28 май 10.00 сәгатькә кадәр lukina-kazan@yandex.ru почтасы аша үткәрелә.