1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә - Ленин исемендәге мәдәни комплекста кинозал эшли башлый. Бу уңайдан биредә «Кино нуры» исемле балалар өчен хәйрия бәйрәме дә уздырыла. Катнашучылар өчен мастер-класслар, аквагрим, аниматорлар белән күңел ачу программасы, мультфильм күрсәтү оештырыла.
Чараны Республиканың күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе булышлыгы белән «Альпари» хәйрия фонды оештыра.