Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Каравон рус халык бәйрәме белән котлады

2018 елның 26 мае, шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус мәдәнияте бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Кабатланмас, ягымлы һәм үзенчәлекле бу бәйрәмнең тамырлары бик ерак гасырларга барып тоташа. Республика халкы, кунаклар, төрле милләт кешеләре аны тансыклап көтеп ала, Россиянең төрле төбәкләреннән монда әлеге гаҗәеп вакыйганың тылсым көче берләштергән күпсанлы коллективлар һәм тамашачылар җыела.

Каравонда рус халкының бик борынгы  уен җырлары яңгырый, иҗади  байлыгы чагылыш таба. Анда катнашучыларның җан аваздашлыгы, рухи бердәмлеге, эчке матурлыгы вакыйгаларга үзенчәлекле төсмерләр өсти. Бәйрәм традицияләре  рус мәдәниятенә ихлас гашыйк кешеләр тарафыннан кадерләп саклана һәм үстерелә.   Кулга-кул тотышып, түгәрәк тирәли «кояш йөреше» уңаена әйлән-бәйлән уйнау  аеруча матур тәэсирләр калдыра.

Каравон киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген һәм дуслыгын, мәдәниятара багланышларны  ныгытуга, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.

Бу күркәм бәйрәмнең кунакларына, барлык татарстанлыларга тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Киң мәйдан сиңа, Каравон!

 

Татарстан Республикасы

          Президенты                                                                    Р.Н. Миңнеханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International