Татарстан Мәдәният Министрлыгы булышлыгы белән, Василий Аксенов исемендәге скверда «Шәһәр бакчасында уйный...” исеме астында бәйрәм оештырылды. Әлеге чара “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениясенең “Киночәршәмбе” акциясенә старт бирде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгының тынлы оркестры чыгыш ясады. Программада совет кинематографиясенә багышланган викторина үткәрү һәм Борис Васильев әсәре буенча режиссер Юрий Кара тарафыннан төшерелгән «Завтра была война» фильмын күрсәтү бар иде.
“Киночәршәмбе” урамда кино күрсәтүләр циклы өченче ел рәттән үткәрелә. Проект популярлык казанды һәм республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә. Василий Аксенов исемендәге скверда җәй дәвамында һәр чәршәмбе көнне коммерцияле булмаган картиналар күрсәтеләчәк. Урам кинотеатры башкала халкына тәкъдим итәр өчен илебездә төшерелгән заманча һәм классик картиналар, республика фильмнары, фестивальләрдә җиңгән эшләр әзерли.