Казанда документаль «Нить. Казахстан» фильмы төшерелә

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Фильм “Казахстанның төрки халыклары” документаль картиналар циклына керә. Бу максаттан Татарстан башкаласына Ш.Айманов исемендәге «Казахфильм» оешмасының иҗат төркеме килде: картина директоры Бану Рамазанова, режиссеры Надира Садуова, операторы Сардар Баймолдин һәм фильмда төп рольне башкаручы –татар милли киемнәрен тегү остасы Вадига Галимбаева. Казахстанда яшәүче төрки халыклар арасыннан фильм төшерү өчен нәкъ менә татар милләте сайлап алынган. Төп герой да – татар хатын-кызы. Жанр буенча картина -  фильм-күзәтү.

Фильм Казахстан мәдәният һәм спорт Министрлыгы заказы буенча, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы ярдәме белән Казахстан-Татарстан хезмәттәшлеген мәдәни-гуманитар өлкәдә дәвам итү максатыннан төшерелә. Эшләр 25 майга кадәр дәвам итәчәк.  Алар  Казан Кремле, Татарстан милли музее, башкаланың парк һәм скверларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International