Казанда “Зөләйха күзен ача” сериалына кастинг була

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

3-8 июнь көннәрендә Казанда Гүзәл  Яхина романы буенча төшерелә торган “Зөләйха күзен ача”  сериалы өчен актерлар кастингы үткәрелә. Сайлап алу өч төркем буенча узачак: уен рольләре өчен драма театрлары артистлары, массакүләм күренешләрдә катнашучылар, кече яшьтәге актерлар.

Кастингта катнашу өчен дәгъва кылучыларга резюме, заявка һәм ирекле формадагы видеовизиткаларын “Время кино” Дирекциясе почтасына cinematimekzn@mail.ru җибәрергә кирәк.

 Алдан билгеле булган мәгълүматлар буенча, төп рольне Россия кино һәм театр актрисасы Чулпан Хаматова башкарачак. Күпсерияле фильмның режиссеры итеп  моңа кадәр «Кровавая барыня», «Деньги» сериалларын төшергән Егор Анашкин расланган. Төшерү эшләре республика территориясендә (Чистай  и Лаеш районнарында) алып барылачак.

“Зөләйха күзен ача” романы рус телендә беренче тапкыр 2015 елда «АСТ» нәшрияты тарафыннан басыла. Гүзәл Яхинаның дебют китабы тиз арада  дан казана, аны дөньяның 20 теленә тәрҗемә итәләр, шул исәптән татарчага да. Әсәрдә сүз XX гасырның 30нчы елларындагы вәзгыять турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International