«Әкият» курчак театрында «Кот в сапогах» спектакле премьерасы

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

31 май көнне  11.00 сәгатьтә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының Зур тамашачылар залында Н.Шуваловның “Кот в сапогах” спектакле премьерасы була.

Куючы режиссер Р.Таһиров һәм куючы рәссам С.Рябинин, dell'arte комедия стиле, битлекләр куллану һәм актерлар импровизациясе танылган әкияткә үзгә яңгыраш  биргән. Курчаклар да башка төрле: аларның башлары герой образына бәйле рәвештә аяк киемнәрен хәтерләтә.  Элек-электән  кеше статусы  турында аның аяк киеменнән белгәннәр. Төп герой – Песи – аякларына мушкетер итекләре киеп, башкаларны  батырлыкларга өнди, барлык авыр хәлдән чыга ала. Спектакль музыкаль яктан  композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А.Хөсәенов, театр артистларының җанлы вокал башкаруы белән бизәлгән.

Яшь буенча чикләү 6 +.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International