“Төп сүз” II Бөтенроссия премиясенә заявкалар кабул ителә башлады

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов II Бөтенроссия “Төп сүз” премиясенә заявкалар кабул ителә башлау турында игълан итте. Әлеге премия  2017 елда Милләт эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан Россиядә телләр төрлелеген саклау максатын күздә тотып оештырылган.

«Узган елда, премия беренче тапкыр гына үткәрелгәндә, безгә 500 заявка килгән иде. Илебезнең алдынгы университет һәм институтлары, иҗтимагый оешмалары, авыл китапханәләренең, шулай ук битараф булмаган кешеләрнең актив катнашуы нәтиҗәсендә без телләрне саклау мәсьәләсенең ил һәм дөньякүләм дәрәҗәдә никадәр актуаль булуын күрдек. Быел да премия шундый ук зур кызыксыну уятыр, дип уйлыйм”, - диде    Игорь Баринов.

Премиядә 7 төрле номинация каралган: "Иң яхшы мультимедияле проект", "Иң яхшы басма проект", "Яхшы фәнни проект", "Иң яхшы иҗтимагый инициатива", “Телләрне Россиядән читтә таныту”, "Аерым казанышлар" һәм махсус “Социаль яктан җаваплы эшмәкәрлек” номинациясе.

Заявкалар 1 сентябрьгә кадәр premia@fadn.gov.ru почтасына кабул ителә.

"Төп сүз" Бөтенроссия премиясе турында нигезләмә һәм катнашу өчен гариза формасы Милләт эшләре буенча Федераль агентлыкның рәсми сайтында урнаштырылган. Сылтама http://fadn.gov.ru/news/2018/05/14/3617-iivserossiyskaya-premiya-klyuchevoe-slovo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International