Төркиянең Истанбул шәһәрендә VI Халыкара шигърият фестивале үткәрелде

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Төркиянең Истанбул шәһәрендә VI Халыкара шигърият фестивале үткәрелде. Солтанбәйле бәләдиясе тарафыннан оештырган әлеге фестивальдә 17 мәмләкәттән 38 шагыйрь катнашты. Төрки телле шагыйрьләрне берләштерү, үзара якынайту максатыннан оештырылган әлеге чарада Татарстанннан М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Төркиянең Х.Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты Рәмис Аймәт  тә катнашты.

Шагыйрьләр 4 көн дәвамында Истанбулның төрле Мәдәни мәркәзләрендә, уку йортларында, лицейларда, төрек әдәбияты вакыфында  үткәрелгән  кичәләрдә катнашып, шигърият сөючеләрне үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, тамашачыларның  күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

Югары кимәлдә оештырылган Истанбулансис шигърият фестивале якты һәм җылы хәтирәләргә бай булды. Чынлап та,  Солтанбәйле бәләдиясе башканы Хөсәен Кәскин сүзләре белән әйтсәк, Төркия төрки халыклар өчен гомер бакый ак туфрак вә хак туфрак булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International