“Хәзинә”дә Вера Вильковиская әсәрләре күрсәтеләчәк

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Дәүләт Сынлы сәнгать музее, Галеев-Галерея (Мәскәү) 25 май 16.00 сәгатьтә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясенә «Московские казанцы» проектының беренче күргәзмәсе ачылышына чакыра. 

“Вера Вильковиская(1890–1944). Рәсем сәнгате. Графика” күргәзмәсе 24 июньгә кадәр эшләячәк.

Дәүләт Сынлы сәнгать музее, Галеев-Галереясенең уртак күргәзмәсе 1910 – 1920 еллардагы Казан рәсем сәнгатендә үзенчәлекле  осталарның берсе булган Вера Вильковискаяның Дәүләт Сынлы сәнгать музее фондында һәм шәхси коллекцияләрдә сакланган әсәрләрен тәкъдим итә. Экспозиция «Московские казанцы» проектын башлап җибәрә, әлеге проект  башкала тамашачысын 1920 елларда иҗат иткән, тормышлары Мәскәү һәм  Казан белән бәйле булган рәссамнар эшләре белән 2018 ел дәвамында таныштырып барачак.

Күргәзмә авторның портрет жанрында иҗат ителгән эшләре белән таныштыра, аларда рәссамның гаилә һәм дусларын күрергә була.  Эшләр рәсем ясаучының үзенчәлекле сәләте һәм сәнгать темпераменты булуын күрсәтә, бу - Вера Вильковискаяның остазы - Николай Фешинның тәэсире. 

Күргәзмә 24нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Элемтә өчен: 5678-043, 5678-058.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International