24 май көнне композитор Салих Сәйдәшев һәйкәле янында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты бинасы каршындагы мәйданда 4нче тапкыр «Халык мәхәббәте лауреаты» бәйрәме үткәрелә. Билгеле булганча, чара күренекле композитор истәлегенә багышлана, Салих Сәйдәшевның мирасына чиксез мәхәббәтне тагын бер кат раслый. Моннан тыш, бәйрәм - Татарстандагы профессиональ музыка казанышларын күрсәтү мәйданчыгы булып тора.
Проектның авторы һәм режиссеры - Россиянең халык артисты, профессор, “Сәйдәш” концерт үзәге директорының мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары Лима Галиевна Кустабаева.
Бәйрәмдә күренекле башкаручылар, республика һәм муниципаль коллективлар, театрлар, уку йортлары һәм иҗади берлекләр катнаша: