Алабугада Ананьино каберлеге археологиясенең 160 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы була

2018 елның 22 мае, сишәмбе

23-25 май көннәрендә Алабугада  “Түбән Кама  буе  борынгылары һәм Ананьино каберлеге археологиясенең 160 еллыгы” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы оештырыла. Чараны Татарстан Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология Институты, Казан Федераль Университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институты,  Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга музей-тыюлыгы һәм КФУның Алабуга институты оештыра.

Беренче көнне катнашучылар Ананьино каберлегендә, археология комплексында, Алабуга һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы музейлары  буенча экскурсиядә булачак.

24 май 9.00  сәгатьтә Шәһәр тарихы музеенда Ананьино каберлеген өйрәнә башлауга 160 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы була.

Аннары КФУның Алабуга институтында “Түбән Кама  буе  борынгылары һәм Ананьино каберлеге археологиясенең 160 еллыгы” темасына “түгәрәк өстәл” була, ул 25 майда да дәвам итәчәк.  Анда Казан, Ижау, Уфа, Пермь, Мәскәү, Хельсинкидан галимнәр чыгыш ясаячак.

Элемтә өчен мәгълүмат: Алабуга музей-тыюлыгы  матбугат хезмәткәре  Евгения Поликарпова, 8-906-333-38-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International