22 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының Ал залында Париж Милли операсының экс-солисты һәм балетмейстеры, К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү Музыка театрының балет труппасы җитәкчесе Лоран Илер белән очрашу була. Дәрәҗәле кунак Рудольф Нуриев белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
Очрашу вакыты - сәгать 15.30 .
Чарага теркәлү өчен press@kazan-opera.ru почтасына матбугат чарасының атамасын, журналистларның исем-фамилиясен юлларга кирәк. Керү хезмәткәрләр өчен подъезд аша.
Элемтә өчен телефон: +79503208866 (Елена Остроумова).