«Музейлар төне»ндә Алабуга музей-тыюлыгы 11 меңнән артык кеше кабул иткән

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

19 май көнне Алабуга музей-тыюлыгының музей-күргәзмә объектлары Мәскәүдән, Мәскәү, Свердловск өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Пермь, Самара, Тольятти, Ижау, Йошкар-Ола, Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Мамадыш, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга шәһәрләреннән, Җәлил һәм Кизнер бистәләреннән 11 меңнән артык кеше кабул иткән. Аларның күбесе кичке 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр “Музей төне” кысаларында оештырылган интерактив театраль программаларда катнашкан.

Н.А Дурова музей-утарында беренче тапкыр “Гусарлар батырлыгы һәм даны” квесты оештырылды. Шәһәр тарихы музеенда “Зур һәм кечкенә вакыйгалар” исемле интерактив уздырылган, анда тамашачылар борынгы предметлар һәм аз билгеле фактлар турында хикәяләр ярдәмендә үткән заманга сәяхәт кылган.

В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицицинасы музеенда әдәби әсәр һәм фильм геройлары медицина турында сөйләгән, үз сәламәтлегеңне саклау серләрен чишкән.

Күргәзмә залына килүчеләр “Тыва хуҗабикәсе” ндә кунакта була алган, биредә Тыва Республикасының Алман-Маадыр исемендәге Милли музей Фондыннан китерелгән экспозицияләр ярдәмендә бу халыкның көнкүреш шартлары һәм гореф-гадәтләрен белергә мөмкин иде.

Хәтер музеена килүчеләр  “Хезмәт һәм оборонага әзер!” программасы кысаларында “яшь хәрби курсын” узды, катнашучылар компас буенча йөрү һәм диңгез төене бәйләү кебек күнекмәләргә өйрәнде.

Көмеш гасыр китапханәсе һәм М.И. Цветаеваның әдәби музеенда “Төнге СТИХИиЯ” программасын тәкъдим иттеләр. Аның кысаларында экскурсия, шигырь укучылар конкурсы, Даниил Хармс әсәрләре буенча театральләшкән тамаша, шигъри конструктор оештырылды.

Музей-остаханәдә Россиядәге Япония елына багышланган интерактив үткәрелде. Биредә япон уенчыклары, бизәнү әйберләре күргәзмәсен карарга һәм традицион кул эшләре техникасына өйрәнергә мөмкин иде.

Заманча этносәнгать залында Россия һәм Татарстанның Рәссамнар Берлеге әгъзасы Виктор Хрулевның “Үтелгән этап” күргәзмәсе ачылды һәм “Чиксез сәнгать” исемле интерактив программа эшләде.

«Трактир» музей-театрында барлык теләүчеләрне чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар, ә музей кибетендә истәлеккә сувенир сатып алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International