Халыкара музейлар көнендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы “Музей һәм мәктәп” белем бирү программасында катнашучылар өчен балалар бәйрәме үткәрде. Оештыручылар кечкенә кунаклар өчен флэш-моб, уеннар, ярышлар һәм осталар шәһәрчеге әзерләгән иде.
Балаларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова тәбрикләде. Алар “Минем Алабуга” конкурс-викторинасы җиңүчеләренә дипломнар тапшырды, быел алар Ульяновск һәм Болгарга сәяхәт кылачак.
Күпсанлы тамашачыларны үз чыгышлары белән Чаллыдан “Земляничка” балалар театры һәм Алабуганың “Земляничный дождь” бию ансамбле сөендерде. Биредә теләгән һәркем истәлек өчен сувенир әзерли алды. «Елабужская инициатива» иҗтимагый оешмасы тарафыннан бирелгән 130 килограмм конфет, ярышларда җыйган баллар өчен призлар – бәйрәмгә күңелле өстәмә булды. Чараны цирк артистлары чыгышы да бизәде.