2018 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа проектка старт бирелә - күзләре авыру һәм күрмәүче кешеләр өчен тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтелә башлый.
Әлеге проект - татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче генә тәҗрибәсе. Бу үз чиратында Татарстанда әлеге юнәлешкә этәргеч ясар, дип фаразлана. Проект, Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә тормышка ашырыла. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин итү каралган.
Тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль итеп “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) сайланган. Бу әкият балалар өчен булса да, гаилә белән бергә карау өчен эшләнгән сәхнә әсәре.
Сезне 20 майда 14.00 сәгатьтә тифлокомментарийлы беренче татарча “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен карарга чакырабыз!
Журналистлар өчен аккредитация gkariev1987@mail.ru почтасы яисә 8 952 039 1994 телефоны аша үткәрелә.