19 май көнне Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгының стипендиатлары концерты була

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

19 майда  В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендиатлары концерты узачак.

Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен республиканың мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң талантлы укучыларына премияләр тапшыра. 2017-2018 уку елларында һөнәри белем бирү оешмаларында һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә укучы 36 баланың иҗат буенча зур уңышларга ирешүе билгеләп үтелгән.

Концертта  яшь башкаручылар, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнаша.

Концерт 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International