Баку шәһәрендә танылган татар шагыйре Рәмис Аймәтнең әзербайҗан теленә тәрҗемә ителгән “Яшеннәр кочагында” шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Тәрҗемә эшен әзербайҗан шагыйрьләре Ханым Айдын һәм Сахават Сахил башкарган.
Исегезгә төшереп үтәбез, Рәмис Аймәт – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге Халыкара әдәби премия лауреаты. Моннан тыш, узган елның декабрь аенда ул төрки телләр әдәбиятында иң әһәмиятле чараларның берсе булган XII Халыкара төрки поэзия фестивалендә җиңүчеләр рәтендә булды.