18 май 10.00 сәгатьтә Е.А. Боратынский музеенда “Музей өчен белем бирү, белем бирү өчен - музейлар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы була. Ул Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты, Татарстан Милли музее, Е.А. Боратынский музее тарафыннан әзерләнгән һәм “Төбәкләр мәдәнияты үсеше ресурсы буларак өстәмә һөнәри белем бирү” темасына узучы IV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында оештырыла.
Утырышта музей һәм китапханә хезмәткәрләре, югары уку йорты укытучылары катнаша. Алар музей стандартлары, музейда инклюзив белем бирү тәҗрибәсе, музейларның ял оештыру индустриясендәге роле, музейда белем бирү эше оештырылышы турында фикер алышачак.
Е.А. Боратынский музее – (843) 236-13-22
Матбугат хезмәте – (843) 292-32-18