Татарстан халык уен кораллары оркестры үзенең концерт сезонын сопрано парады белән тәмамлый

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

17 май 18.00 сәгатьтә Россия халык артисты,  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры үзенең концерт сезонын «Сопрано парады» белән яба. Кичәдә оркестр белән бергә “Яңа опера” театры солисткасы, “Зур опера” проекты җиңүчесе Полина Шамаева (меццо-сопрано/ Мәскәү шәһәре), Оксана Шилова (сопрано/ Санкт-Петербург), Халыкара конкурслар лауреаты, «Голос-2» проекты катнашучысы Светлана Феодулова (колоратур сопрано / Мәскәү шәһәре) чыгыш ясаячак.

Концертта опера һәм оперетталардан арияләр, романслар, җырлар яңгыраячак.

Хөрмәтле журналистлар! Чарага аккредитация 89053126758 телефоны аша үткәрелә (Зимфира Гыйлметдинова) яки  эл. адрес буенча: press@tatfil.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International