15 май көнне Полоцк тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд коллекциясеннән әзерләнгән «Татар милләте мәдәниятының төрлелеге” исемле күргәзмә эшли башлады. Чара Татарстан һәм Беларусь республикалары Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүе кысаларында оештырылды.
Килгән кунакларны Полоцк музей-тыюлыгы директоры Тамара Джумантаева һәм Алабуга музей-тыюлыгының хисап һәм фондны саклау буенча генераль директор урынбасары Марина Жарковская сәламләде. Күргәзмә буенча беренче экскурсияне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе мөдире Әлфия Мөшәрәпова үткәрде.
Экспозициядә татар халкы мәдәниятының бөтен төрлелеген һәм байлыгын тасвирлаучы 180ләп предмет урын алган. Алар – милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, күн мозаикалы аяк киеме, йорт-җиһаз һәм мөселманнарның дини тормыш предметлары.
Экспозицияне Алабуга музей-тыюлыгының арт-проект эшләре тулыландыра: аларны Татарстан һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары иҗат иткән.
Татар мәдәнияты көннәре кысаларында, «Татар милләте мәдәниятының төрлелеге” күргәзмәсе 5 июньдә Беларусь Республикасының Милли тарих музеенда (Минск), ә 15 июльдә - Гомельдә ачылачак.