Виктор Хрулёвның «Үтелгән этап» күргәзмәсе

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

19 май 18.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгындагы заманча этносәнгать залында Россия һәм Татарстан рәссамнар Берлеге әгъзасы В.В.Хрулёвның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Виктор Васильевич Хрулёв Зәй шәһәрендә яшәп иҗат итә. Ул шәһәр һәм төбәк күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Аның иҗаты күпкырлы: портрет, пейзаж, натюрморт, сюжет  композициясе жанрларында ясый. Останың танылган рәсемнәре арасында Зәй һәм Алабуга пейзажларын атарга була («Главы Спасского собора», «Вид на Чёртово городище»), шулай ук авыл пейзажлары да истә калырлык  («Зимушка», «Время копать картошку», «Деревня Воздвиженка»). Виктор Хрулёв иҗатының аерым бер өлешен портрет ясау алып тора.

«Үтелгән этап» күргәзмәсе Алабугада “Музейлар төне” программасын ачып җибәрә.

Мәгълүмат өчен телефон:

8 (85557) 7-89-89.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International