18 май 11.00 сәгатьтә В.И. Ленинның музей-йортында кечкенәләр өчен “Укый белүе рәхәт” исемле чара оештырыла. Ул Халыкара музейлар көненә багышлап үткәрелә.
Чара кысаларында музейның театраль мәйданы сезоны ачыла. Җәйге сәхнәдә шагыйрьләр “Ел фасыллары” темасына балалар шигырьләрен укыячак. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша ала, җиңүчеләргә баллы бүләкләр тапшырылачак.
Программаның икенче өлеше СССР вакытының иң популяр шагыйрьләре: Агния Барто, Самуил Маршак, Сергей Михалковка багышлана. Балалар совет классикларының иҗаты белән танышачак, бергәләп аларның шигырьләрен уку оештырылачак. Шагыйрьләр турында сөйләү фотографияләрдән төзелгән слайд, иллюстрацияләр, шигырьләр буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтү, фондта сакланучы балалар китапларын карау белән чиратлаштырып алып барачак.
Бу елның интерактив яңалыгы – борынгы исәпләү берәмлекләре белән буй үлчәү. Музей мәйданчыгын КПРФ төбәк бүлеге тарафыннан бүләк ителгән таганнар бизи.
Музея адресы: Ульянов-Ленин урамы, 58 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 236-90-12