Халыкара “Мәдәни транзит 2018” форумы Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү Институтының 20-еллык юбилеена багышлап уздырыла. Оештыручылар эчтәлекле программа әзерләгән, анда тематик секцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышлары, лекцияләр, мастер класслар бар. Форум кысаларында “Төбәкләрдә мәдәни үсеш ресурсы буларак өстәмә һөнәри белем бирү” темасына IV Халыкара фәнни-гамәли конференция дә үткәрелә. Аңа Татьяна Всеволодовна Абанкина (Фәнни-тикшеренү институтының Югары Икътисад мәктәбе профессоры, Мәскәү), М.Кибардин (скрипка, Германия), Татьяна Александровна Махалина (В.П.Крапивин исемендәге Свердовск өлкәсе балалар һәм яшьләр китапханәсенең инновацияле эшчәнлек буенча директор урынбасары, Екатеринбург), Татьяна Николаевна Неганова (П.И.Чайковский музей-утары дәүләт мемориаль-архитектура комплексы директоры, Воткинск) чакырылган.
Форум Германиядән М.Кибардин һәм Казанның «Nobilis» барокко музыкасы ансамбле катнашында классик әсәрләр концерты белән төгәлләнәчәк.