Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният өлкәсендәге проектларны гамәлгә куйганда тотылган чыгымнарны каплар өчен Татарстан бюджетыннан субсидияләр алучы коммерцияле булмаган оешмаларны билгели.
Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов “Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе” активы белән очрашу нәтиҗәләре буенча билгеләгән йөкләмәләрнең “Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан муниципаль берәмлеге тарафыннан рәссам Константин Васильевның тууына 75 ел тулуга багышланган күргәзмә үткәрү турындагы” 3.3. маддәсен (№ ПР-173 от 13.06.2017) үтәү максатыннан, күргәзмәдә катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар субсидияләргә дәгъва кыла ала. Завкалар кабул ителә башлады.
Субсидия алу өчен тиешле документларны Татарстан Мәдәният министрлыгына 23 майга кадәр юлларга кирәк.
Документлар һәм материаллар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, эш көннәрендә 9:00 - 18:00 сәгатьләрдә. Күрсәтелгән вакыттан соң оешмалардан документлар кабул ителмәячәк.
Заявкалар буенча музей эшен үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итегез: Э.М.Хөснуллина, телефоннар: 8(843)264-74-49