2018 елның 15-24 май көннәрендә Буа шәһәрендә “Буа: диалог мәйданы” исемле II Халыкара театр фестивале үткәреләчәк. Анда 23 театр коллективы, шул исәптән, Мәскәү, Башкорстан, Чувашия, Марий Эль, Удмуртия, Кабарда-Балкар, Казахстан, Швейцария һәм Әзербайҗаннан катнашучылар булачак. Мәртәбәле кунаклар итеп Әзербайҗан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Исрафил Исрафилов, Әзербайҗанның Мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкиле Эльчин Гафарлы, Новисад театры директоры Валентин Венцел чакырылган.
20 май көнне 14.00 сәгатьтә Буа шәһәренең Үзәк паркында фестивальне ачу тантанасы була. 24 май 18.00 сәгатьтә фестивальне Россиянең халык артисты Сергей Безруков үзенең “Кечкенә принц” спектакле белән яба.