Казан яшь тамашачы театры коллективы хәйрия марафонында катнаша

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Алдагы шимбәдә Казан яшь тамашачы театры коллективы “Хосписны бергәләп төзибез” дигән хәйрия марафонында катнашачак.

Йөгереш Казанның Урицкий паркында 19 майда 10.00 сәгатьтә башлана. Чара программасында хәйрия ярминкәсе, фотосессия, балалар анимациясе бар. Өч дистанция: 200 метрга (балалар өчен), 1 км, 2 кмга йөгерү каралган. Теркәлү бәясе – 200 сум. Катнашучылардан җыелган акча тулысынча Казан Хосписы төзелешенә юнәлтеләчәк.

Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге хәйрия марафонын Анжела Вавилова исемендәге фонд Казанда өлкәннәр өчен Хосписның тагын бер бинасын төзүгә ярдәм итү максатыннан оештыра.

Элемтә өчен:

Маркетинг бүлеге җитәкчесе Алёна Вегера +7-960-084-17-12, tuz-piar@mail.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International